Nur.gen.tr
Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
Бит(19-24):

СИГЕЗЕНЧЕ СҮЗ

     Бу дөньяны һәм дөнья эчендәге кеше рухын һәм инсандагы диннең асылы һәм кыйммәтләрен һәм, әгәр Хак Дин булмаса, дөнья бер зиндан булуын һәм динсез кеше иң бәхетсез мәхлук булуын һәм шушы галәмнең тылсымын ачучы, кешелек рухын караңгылыктан коткаручы
 һәм
булуын аңларга теләсәң; шушы түбәндәге хикәягә кара, тыңла:
     Элеккеге заманда ике туган бергә ерак бер сәфәргә чыгып китәләр. Бара торгач, юл икегә аерыла. Юл чатында җитди бер кешене күрәләр. Аңардан сорадылар: “Кайсы юл яхшыдыр?” Ул да аларга әйтте: Уң як юлда канун һәм тәртипкә буйсыну мәҗбүр итеп куелган. Фәкать, ул авырлык эчендә бер иминлек һәм бәхет бардыр. Сул юлда исә, иркенлек һәм азатлык бар. Фәкать ул иркенлек эчендә бер һәләкәт һәм бәла бардыр. Кайсы юлны сайлау, сезнең өстәдер.
     Боларны тыңлаганнан соң, яхшы холыклы кардәш

диеп, уң якка китте, канун һәм тәртипкә буйсынуны кабул итте. Әхлаксыз һәм тыңлаусыз икенче кардәш, бары тик иркенлек өчен генә сул юлны сайлады. Тышкы яктан җиңел, ә чынында авыр халәттә киткән бу кешенең хәлен хәзер күрербез:


 | 
Pharmaceutical Track & Trace System İlaç Takip Sistemi